«Күбәләк” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт стандарты шартларында мәктәпкәчә белем бирүне бар кешегә дә мөмкин һәм сыйфатлы итү” темасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе җитәкчеләренең гамәли семинары үтте.
Семинар «Миләшкай», «Карлыгач», «Кубәләк» балалары командалары катнашында “Без Мөслимлеләр” интеллектуаль уены белән башланды. Монда балалар үзләренең тапкыр, җитез, белемле, эрудит, ягъни чын мәгънәсендә кечкенә Мөслимлеләр икәннәрен исбатладылар.
Легоконструирование, инглиз теле түгәрәге, һаваның үзенчәлекләрен тикшерү, Фрёбель мәктәбе элементларын кулланып үткәргән эшчәнлекләрдә, балаларның робототехника белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, һаваны үзенчәлекле һәм кызыклы юллар белән тикшереп булганны, Фрёбель элементларының логик фикерләүне үстерә алуына килгән кунаклар күреп инандылар.
“Тәрбия-белем процессында иҗади лаборатория туплау һәм аны куллану” темасындагы чыгыш күпләрдә кызыксыну уятып, заманча эшләү өлгесе итеп алынды.
Җитәкчеләр бу семинардан алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә дигән фикер белән таралдылар.