13 апрель көнне " Мөслим туган як музее" директоры Яббарова С. Я. Мөслим лицее укучылары өчен, Космонавтика көненә багышланган, музей дәресе үткәрде. Ул укучыларга беренче космонавт Ю .А. Гагаринның укытучысы, Яңа Усы авылының горурлыгы булган Н. Р. Егоров турында киң мәгълүмат бирде, кызыклы экспонатлар белән таныштырды.