ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2016 ел
сишәмбе

 “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре “Яшел Мөслим” акциясе оештыралар...

22 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сәнгать мәктәбе территориясендә урнашкан "Курай" паркын ачу булды.

Яңа Усы авылы китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Харрас Гыйльмегали улы Әюповның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Талантлы, нечкә күңелле шагыйрь”дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте.

Баек авыл китапханәсендә, мәдәният йорты директоры белән берлектә, "Буыннан - буынга" дип исемләнгән чара үтте.  Өлкән буын яшь буынга  ураза,  дин турында сөйләделәр. Дин турында китаплардан китап күргәзмәсе ясалды.

“Мизгел” яшьләр үзәге  Мөслим урамнарында “Яшел Мөслим” акциясен дәвам итә. 22 август көнне безнең дус командага җирлекнең "Йога клубы" активистлары да кушылды.


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Республика көне уңаеннан  Мөслим районында беренче тапкыр эшләүче яшьләр арасында “Могҗизалар кыры” интеллектуаль – күңел ачу уены узды. 


19
август, 2016 ел
җомга

Август киңәшмәсе кысаларында Мөслим гимназиясе базасында география укытучыларының секция утырышы узды. Предмет ияләре бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар, яңа уку елына максат һәм бурычлар билгеләделәр.


18
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

16-18 август көнне  “Мөстәкыйль балалар “ юнәлешендә катнашучы укучылар Мөслим халкын табигатьне сакларга өндәп акция  үткәрде.

16нчы август көнне Чр Чаллы шәһәрендә тәрбия эше буенча август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Семинарда тәрбия эшләре буенча начальник урынбасарлары, методист-психологлар, өстәмә белем бирү оешмасы җитәкчеләре өчен тәҗрибә уртаклашу өчен төрле остаханәләр оештырылган иде.

 “Мизгел” яшьләр үзәгендә балалар бакчалары педагогларының август киңәшмәсе үтте. Мөслим авылы балалар бакчалары үзләренең педагогик осталыкларын Актаныш, Сарман, Мөслим педагоглары белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International