Акция "Яшел Мөслим"

2016 елның 23 августы, сишәмбе

 “Мизгел” яшьләр үзәге  Мөслим урамнарында “Яшел Мөслим” акциясен дәвам итә. 22 август көнне безнең дус командага җирлекнең "Йога клубы" активистлары да кушылды. Җирлектә яңа утыртылган агачларны тәрбияләү, су сибәргә өндәгән буклетлар тарату – чараның төп максаты булды. Бакча һәм Кооператив урамнарында шундый эчтәлектәге 300 данә буклет таратылды. Җирлектә яшәүчеләрнең күбесе безнең акциягә уңай карый, әле алай гына да түгел, бик теләп әлеге яшеллеккә су сибә. Үзебезнең киләчәкне бүгеннән үк кайгыртып, яшәгән төбәгебезнең матурлыгы, чтсталыгы әлбәттә безнең кулларда. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International