ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

24.08.2016 Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында “Гаилә һәм мәктәп – бала тәрбияләүдә уңышлы нигез” темасы астында  “Класс җитәкчесе көне” үтте.

Яңа Усы авылы китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Харрас Гыйльмегали улы Әюповның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Талантлы, нечкә күңелле шагыйрь”дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Гомеренең соңгы елларында иҗат иткән “Моңлы бер кыл” исемле шигырьләр җыентыгына аерым тукталынды. Шигырьләре укылды, фикер алышынды, укучыларда сагышлы да , моңсу да, якты да хисләр уянды. 

 

Иске Вәрәш авылы китапханәчесе "Табигать-уртак йортыбыз" темасына әңгәмә уздырды. Табигатькә мәхәббәт,үсемлекләргә, төрле җан ияләренә багышланган китаплар белән таныштылар.                                                                                                                                                                                                     

 

Баек авылы китапханәсендә, мәдәният йорты директоры авыл китапханәчесе белән берлектә "Буыннан- буынга" дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

                       
Баек авыл авыл китапханәсендә  Якташыбыз, шагыйрь  Харрас  Әюповның  "Җәяүле буран" шигыренә  әңгәмә үтте. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  Шигырьләренә күзәтү,китап күргәзмәсе ясалды.  Балалар кызыксынып шигырьләрне укыдылар, фикерләр алыштылар.                                                                                                                                                      

2016 ел - Татарстанда Су саклау зоналары елы уңаеннан Михайловка авылы мәдәният йорты балалар белән табигать кочагына походка чыкты.

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә информация көне үтте. Башлангыч мәктәп укытучыларына яңа кайткан матур әдәбият, методик әсбаплар тәкъдим ителде. Укытучыларга аеруча Рухия Ахунҗанованың "Шәһре Биләрдә кунакта" һәм "Спорт энциклопедиясе" китаплары ошады.

 

Мизгел яшьләр узэге коллективы район башлыгының рәхмәт хатына ия булды.


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

23 нче август көнне район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәләре пленар утырышы үтте. Ул “Муниципаль үсеш моделе – мәгариф белән нәтиҗәле идарә итүдә мөһим шарт” дигән темага багышланган иде.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International