Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Мөслимебез көннән - көн матурлана, ямьләнә. Берсеннән-берсе матур күңел ачу үзәкләре ачыла. Шундый күнелле чараларнын берсе 22 август көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында сәнгать мәктәбе территориясендә урнашкан "Курай" паркын ачу булды. Иң элек сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлегендә шөгелләнүче “Тургай” курайчылар ансамбле тантанага килгән кунакларны үзләренең моңлы көйләре белән каршы алдылар. Мөслим сәнгать мәктәбенең «Мөслим бизәкләре», «Ас-са», «Кәләпүш» бию төркеме биючеләре башкаруындагы дәртле биюләр, «Ык буйлары» җыр hәм бию ансамбле, «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбленең моңлы җырлары райондашларыбыз hәм республика кунакларына бик ошады. Балалар күңелендә парк ачу тантанасның матур мизгеле булып Рөстәм Миңнеханов белән берлектә истәлеккә фотога төшү булды. Сәнгать мәктәбе янында балаларыбызга бөтен уңайлыклары тудырылган ял итү урыны булдырган өчен район хакимияте башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллинга hәм “Лэнд Сервис” төзү оешмасына сәнгать мәктәбе коллективы hәм әти-әниләр исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International