Мәктәп маршрутларын тикшерү
Мөслимдә юллар яңартыла
Август киңәшмәсе кысаларында Мөслим гимназиясе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы үтте. Укучылар өчен уза торган рәсәй һәм республикакүләм олимпиадаларның муниципаль турында җиңүче, призер әзерләгән һәм укучылары БДИдан югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Утырыш барышында укытучылар мастер-класс һәм коучингта катнаштылар, 2016-2017нче уку елына РМБнең эш юнәлеше белән таныштылар.
Август киңәшмәсе кысаларында Мөслим гимназиясе базасында тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучыларының секция утырышы үтте. Укучылар өчен уза торган рәсәй һәм республикакүләм олимпиадаларның муниципаль турында җиңүче һәм призер әзерләгән укытучылар Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшләүче яшьләр арасында "Могҗизалар кыры" форматында интеллектуаль уеннар оештыра!
"Мизгел" яшьләр үзәге һәм "Татарстан командасы" инициатив төркеме Сәнгать мәктәбе янындагы территориядә күләмле эш алып барды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре идарәләренең “Милли мәгариф үсеше өчен” республика рейтинг нәтиҗәләре буенча Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәгариф эшчәнлеге I урынга чыкты.
12нче августта зур чара "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясенең 2нче этабы узды.
Бүген Мөслим районы “Мизгел” яшьләр үзәгендә зур чара – Республикакүләм үткәрелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит акциясенең 2нче этабы узды.