Яңа Усы авылы китапханәсендә якташыбыз, шагыйрь Харрас Гыйльмегали улы Әюповның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Талантлы, нечкә күңелле шагыйрь”дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте. Китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Гомеренең соңгы елларында иҗат иткән “Моңлы бер кыл” исемле шигырьләр җыентыгына аерым тукталынды. Шигырьләре укылды, фикер алышынды, укучыларда сагышлы да , моңсу да, якты да хисләр уянды.