"Мизгел" яшьләр үзәге үткәргән интернет акциягә син дә кушыл!
"Волонтер" үзәге координаторы Алсу Нуриева "Без бергә" проектын район Башлыгына тәкъдим итте...
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Баек авылы китапханәчесе инвалидларның өендә булды.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Октябрь авылы китапханәчесе Зарипова Д.З., Идиятуллина Г.М. и Валиева Ф.Т. өйләрендә булды.
Шуганка авылы фельдшеры,мәдәният йорты директоры ,китапханәче ,мәктәп һәм Баланны авыл җирлеге башлыгы Исламова И.И. белән берлектә инвалидлар декадасы уңаеннан "Һәр өлкәнгә -рухи юл " акция нигезендә инвалид кешеләргә социаль ярдәм курсәтелде,кучтәнәчләр һәм буләккә китаплар бирелде.
Краснояр авыл клубында Г.Камалның "Каенана" исемле спектакле булып узды.
Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә ноябрь аенда 12 бала туган. Шуларның 5е – малай, 7е – кыз бала. Ел башыннан бу сан 181не тәшкил итә: 96 малай һәм 85 кыз бала. Ноябрь аенда – 24 кеше, ел башыннан 281 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 6 пар язылышкан, 5 гаилә таркалган. Ел башыннан 123 пар үз гаиләсен корды, ә 42 пар өчен гаилә учагы сүнде.
Бүген, 7 декабрь көнне, чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау сочинениясе язалар. Бу сынау укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына кертерүгә төп шарт булып тора. Сочинение язу вакыты – 3 сәгать 55 минут. Кабат бирүгә дә өстәмә сроклар куелган: 1 нче февраль һәм 3 нче май.