Районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча җирлегебездә ноябрь аенда 12 бала туган. Шуларның 5е – малай, 7е – кыз бала. Ел башыннан бу сан 181не тәшкил итә: 96 малай һәм 85 кыз бала. Ноябрь аенда – 24 кеше, ел башыннан 281 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бу айда 6 пар язылышкан, 5 гаилә таркалган. Ел башыннан 123 пар үз гаиләсен корды, ә 42 пар өчен гаилә учагы сүнде.