ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне искә алып, 7 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә халык уен кораллары бүлеге концерт-очрашу үткәрде.

 Симәк авыл мәдәният йорты директоры һәм библиотекарь инвалидлар декадасы унаеннан Латыпова Филиза һәм Рәхимов Габделхайларның өйләрендә булдылар.

7 нче декабрь көнне Ташлыяр авыл мәдәният йорты директоры Галиева Фирая һәм библиотекарь Фатыхова Гузәлия инвалидлар декадасы унаеннан тумыштан 2 нче группа инвалид Нуретдинова Р.  һәм 3 нче группа инвалид Загидуллина Т.  өйләрендә булдылар. Ярдәм йөзеннән азык -төлек пакеты алып килделәр.

7 декабрь көнне Баек мәдәният йорты директоры авыл китапханәчесе белән берлектә, инвалидлар декадасы уңаеннан, 1 группа инвалид- Нуриахметов М., Нуриев Ф. һәм Шаяхова Флүсәләрнең өйләрендә булдылар.

Вәрәшбаш авылы китапханәчесе "Жәмгыять коррупциягә каршы" дип исемләнгән кичә үткәрде.

"Мизгел" яшьләр үзәгендә кинотасма курсәтәчәкләр.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары белән "Вместе против коррупции" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр.
Ю.Табын авылы китапханәчесе Хөсәенов Мөдәрис һәм Махмудова Рузиләләрнең өйләрендә булды.

Метрәй авылы китапханәчесе "Коррупциягә - юк!" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа Усы авыл мәдәният йортының үзешчән театр коллективы Р.Зайнулланың "Пачпортлы шүрәле" комедиясен сәхнәләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International