"Без бергэ"

2016 елның 9 декабре, җомга

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы уңаеннан тормышка ашырылучы "Без бергә" проекты "Мизгел" яшьләр үзәге һәм Мөслимдәге "Ворлонтер" игелек үзәге белән берлектә барлыкка килде. Проектның беренче нәтиҗәләре буенча эшләнгән баннерны Игелек үзәге координаторы Алсу Нуриева Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинга тәкъдим итте. Рамил Хамзович эшләнгән  эшкә бәя бирде, алга таба да әлеге юнәлеш игътибар үзәгендә булырга тиеш диде. Проект турында тулырак   https://vk.com/mc_mizgel сылтамасы аша белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International