Бүген, 7 декабрь көнне, чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау сочинениясе язалар. Бу сынау укучылар өчен бердәм дәүләт имтиханнарына кертерүгә төп шарт булып тора. Сочинение язу вакыты – 3 сәгать 55 минут. Кабат бирүгә дә өстәмә сроклар куелган: 1 нче февраль һәм 3 нче май.