Бүген Ватан Геройлары көне!
Дуслар, ә сез Советлар Союзы Геройы исеменә лаек булган якташларыбызны беләсезме?
Бәдыйк Мөхәммәтсалих улы Салихов (1910 – 1956). Өч Дан ордены кавалеры. Теләнче(Октябрь) авылында туган, Дусайда яшәгән һәм колхоз рәисе булып эшләгән.
Илдар Маннан улы Маннанов (1921 – 2010). Мөслим районы Бүләк авылында туган. Чаллы шәһәрендә яшәп вафат булды.
Днепров Петр Алексей улы (1919 – 1974). Мөслим районы Островка авылында туган. Киев шәһәрендә җирләнгән.
Гыймазетдин Вәҗетдин улы Вәҗетдинов (1907 -1940). Мөслим районы Исәнсеф авылында туа. Бу исемне ул акфиннәргә каршы сугышта Татарстан уллары арасыннан беренче булып ала.
#ГероиОтечества #муслюмово #безмослимлелэр#молодаягвардияРТ