Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Иске Яңа ел уңаеннан кичә үткәрделәр.
13 гыйнвар көнне Шуганка авыл мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган тамаша булып узды. Бәйрәм концерты уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында "Кошлар безгә рәхмәтле" акциясе уткәрелде. Җимлекләргә мул итеп бөртек, икмәк кисәкләре куелды.
Алабуга буйлап экскурсия
Мөслим халкы Иске Яңа елны каршы алды. 13 гыйнвар төнендә Узәк чыршы тирәсендә чын мәгънәсендә зур бәйрәм узды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән тамаша һәркемнең куңеленә хуш килгәндер, чөнки бәйрәмгә килгәннәр артисларыбызның чыгышларына кушылып җырладылар, биеделәр, төрле уенннарда актив катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Өлкәннәр өчен экскурсия
Комиссия утырышы узды
"Мизгел" дә тематик дискотека көтелә...
Яңа Усы авылы китапханәсендә “Язмышлар ярында” дип исемләнгән шигырь кичәсе үтте.
Республика күләмендә чыга торган «Көмеш кыңгырау» газетасы уздырган «Яңа елга – яңа шигырь» конкурсында катнашып, 3нче сыйныф укучысы Нугаева Карина 1 урынны алды, Мукминова Гөлинә җиңүче дипломына ия булды. Редакциядән килеп укучыларны зурлап бүләкләделәр.