Шуганка авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, Иске Яңа ел уңаеннан кичә үткәрделәр. Балалар Кыш бабай белән бергә уеннар уйнадылар, биюләр биеделәр, Кыш бабай һәм Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр. Кичәнең икенче өлешендә "Кошлар безгә рәхмәтле" акциясе уткәрделәр. Җимлекләргә мул итеп бөртекләр салып кошларга куйдылар.