Мөслим халкы Иске Яңа елны каршы алды. 13 гыйнвар төнендә Узәк чыршы тирәсендә чын мәгънәсендә зур бәйрәм узды. Район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән тамаша һәркемнең куңеленә хуш килгәндер, чөнки бәйрәмгә килгәннәр артисларыбызның чыгышларына кушылып җырладылар, биеделәр, төрле уенннарда актив катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.