12 нче январь көнне “Мөслим туган як музее” хезмәткәрләре, районыбызда актив эшләүче Иҗтимагый Совет белән берлектә Алабуга шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Музей директоры Яббарова С.Я., районның оештыру бүлеге җитәкчесе Әхмәтҗанов А. М., Иҗтимагый Советы рәисе Юсупов М. Ш. Алабуга музей - комплексы директоры Руденко Г.Р. белән очрашып, тәҗрибә уртаклаштылар. Экскурсия барышында 9 музей каралды, аларның һәрберсе мөслимлеләрдә зур соклану хисләре уятты.