13 гыйнвар көнне Шуганка авыл мәдәният йортында Иске Яңа елга багышланган тамаша булып узды. Бәйрәм концерты уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында "Кошлар безгә рәхмәтле" акциясе уткәрелде. Җимлекләргә мул итеп бөртек, икмәк кисәкләре куелды.