Югары Табын китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Саф һава - сәламәтлек чыганагы" темасына әңгәмә үткәрде.
Иске Вәрәш авыл китапханәчесе "Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында хезмәт ветераны Фәнисә Габидуллина йортында булып "Сөембикә" журналы белэн таныштырды.
Югары Табын авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән шагыйрь Зөлфәтнең туган көненә багышланган "Йөрәгемне былбыл чакты" дигән әдәби кичә үткәрде.
"Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясы кысаларында Елгабаш авылы китапханәчесе Кадрия Сарварованың өенә барды. Аны яна газет-журналлар белән таныштырды.
Буген З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы утырышы булды.
Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Антикоррупция" темасына мероприятие үткәрелде.
Нарат Асты авыл клубында яшь буын белән өлкән буын катнашында "Бер яшьлектә, бер картлыкта" дип исемләнгән бик матур чара булып узды.
"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Октябрь авылы китапханәчесе тыл ветераны Сәкинә апа Сираеваның өендә булды.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортында “Әшәке малайлар кунакка чакыра” исемле ял кичәсе булып узды. Биредә ШТМ командасы егетләре репертуарындагы миниатюралар күрсәтелде, кызыклы уеннар уйнатылды, дәртле биюләр, күңелле җырлар яңгырады.