ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән  әдәби кичә үткәрделәр.

Елгабаш авыл китапханәчесе “Утлы елар авазы” дип исемләнгән ветераннар клубы членнары белән очрашу үткәрде.

Шуганка авылы китапханәчесе китап укучылар белән "Авыл утлары " газетасына күзәтү үткәрде.


10
февраль, 2017 ел
җомга

10 февраль көнне Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында Минзәлә педагогия көллияте укытучылары катнашында «Формирование готовности дошкольников к обучению в школе как необходимое условие реализации ФГОС ДО» темасына семинар узды. Семинар мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының сәламләү чыгышы белән башланып китте.

 

10 февраль көнне Михайловка  урта мәктәбе  базасында    семинары узды.

 

9 февраль көнне  "Кадрлар резервы" Республикакүләм яшьләр проектында катнашучы Эльвира Гәрәева Мөслим районы "Мизгел" яшьләр үзәгендә "ТАССРның 100 еллыгын каршылап" темасына  интерактив белем бирү чарасы үткәрде...

            Бүген Хакимият бинасының утырышлар залында  Мөслим муниципаль районыны Башкарма комитетыны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең 2016 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга максатлар буенча отчет җыелышы узды. 

Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә “Семьеведение” проектын тормышка ашыру максатыннан М.Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы «Азбука семьеведения» дигән чара узды. Әлеге чарада Мөслим гимназиясенең социаль педагогы Гөлнара Ямалова 8-9 нчы сыйныф укучылары белән «Формы и модели семьи» дигән темага әңгәмә үткәрде.

 

М.Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә районның тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучыларының чираттагы семинары узды. Укытучылар 5,6 нчы сыйныфларда ачык дәресләр карадылар, шулай ук Г.Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Йолдыз Асадуллина күрсәткән мастер-класста  катнаштылар.

 

«Күбәләк» балалар бакчасында «Безнең балалар бакчасы» исемле электрон гэҗитлэр конкурсы узды. Элеге чарада 6 балалар бакчасы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International