М.Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбендә районның тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучыларының чираттагы семинары узды. Укытучылар 5,6 нчы сыйныфларда ачык дәресләр карадылар, шулай ук Г.Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Йолдыз Асадуллина күрсәткән мастер-класста катнаштылар.