Мөслим районыны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең 2016 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышы үтте.

2017 елның 10 феврале, җомга

            Бүген Хакимият бинасының утырышлар залында  Мөслим муниципаль районыны Башкарма комитетыны яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең 2016 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга максатлар буенча отчет җыелышы узды.  Узып киткән елга йомгак ясап бүлек җитәкчесе  Яббаров Ильшат Римасович чыгыш ясады.

           Бүлек карамагында 3 спорт ( Балалар һәм яшъүсмерләр спорт мәктәбе, “Нептун” йөзү бассейны, “Яшьлек” спорт сәламәтләндерү комплексы) һәм 2 яшьләр сәясәтен тормышка ашыру учрежденияләре (“Мизгел” яшьләр үзәге, “Форпост” яшьләр берләшмәсе”) хезмәт куя. Мөслим районы халкының 46,28% даими спорт белән шөгыльләнә (Татарстан буенча әлеге күрсәткеч 41,3%). Спорт буенча район Республика рейтингында 10нчы урынны били. Ләкин алга таба үсәргә бар мөмкинлекләребез бар. Мөслим районында популяр спорт төрләренең рейтингы төзелгән: 1 урында – бадминтон, 2 белән 3 урында көрәш һәм волейбол, исемлектә алга таба хоккей, шахмат, футбол. 2016 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру стуктурасында эшләгән белгечләр тарафыннан волонтерство һәм эшләүче яшьләрнең ялын оештыруга зур басым ясалды. Интеллектуаль – күңел ачу уеннары турнирлары, профессиональ осталык конкурслары, массакүләм велойөрешләр – болар барысы да   эшләүче яшьләрне актив тормыш позициясенә тарту йөзеннән оештырыла. Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча рейтингта Мөслим районы 4нче урынны яулады (2015 ел эш нәтиҗәләре буенча 7 урын) һәм бу елны да үз төркемнәрендә беренчелекне бирмәделәр.

 «Форпост» үзәге директоры  Сабиров Илнур үз чыгышында узган елны “форпостчыларга” форма тектерә алуларын искәртеп үтте, шулай ук саннар белән таныштырды. Районда бүгенге көндә  19 мәктәп һәм  1 студент «Форпост» отрядында 299 бала шөгыльләнә. Михайловка уртә мәктәбе каршында эшләп килүче “Форпост” отряды аерым игътибарга лаек: үз базалары, кышкы һәм җәйге форма белән тәкъмин ителгән.  

           Бүгенге көннең тагын бер кискен проблемасы – авыл җирлегенә белемле яшь специалистлар җәлеп итү – диде үз чыгышында «Нептун» йөзү бассейны тренеры Альбина Абдуллина.        

             Мөслим муниципаль  районы Башлыгы  Рамиль Хамзович  Муллин үз чыгышын сөенечле хәбәрдән башлады: ТР президенты  Р.Н.Миннеханов Мөслимдә 200 миллион сумлык спорт комплексы төзү турында документны имзалаган . Шулай ук Рамиль Хамзович 2017 елны районда спорт һәм яшьләр елы итеп игълан итте, бүлек алдына бурычлар куйды һәм коллективка яңадан яңа җиңүләр теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International