12 нче февраль көнне Яңа Сәет авыл мәдәният йортында Изге Вәли көненә багышлап авыл үзешчәннәре тарафыннан Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" пьесасы сәхнәләштерелде.
Өстәмә белем бирү педагоглары конкурсында катнаша...
11 февраль көнне Михайловка авыл мәдәният йортында "Гашыйклар көне"нә багышланган күңел ачу кичәсе булып узды. Яшьләр төрле шаян конкурсларда катнаштылар, соңгы уен тәртибе буенча алар үзләренә пар табырга тиеш булдылар. Кичәнең кульминацион ноктасы - барлыкка килгән парларның романтик атмосферада шәм тотып биюләре булды.
Үзәк китапханә хезмәткәре "Жизнь моя песней звучала в народе..." дип исемләнгән кичә үткәрде.
"Мизгел" яшьләр үзәге яшь һәм булачак әниләрне "түгәрәк өстәл" артына чакыра...
10 февраль көнне Тат.Бүләр авыл мәдәният йортына түгәрәккә йөрүче балалар Фәймә апа Низамиеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
10 февраль көнне Шуганка авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә өлкәннәргә ярдәм курсәтү оештырдылар. "Һәр өлкәнгә - рухи юл"акциясен дәвам итеп авылдашларны район һәм республика яңалыклары белән таныштырдык.Шулай ук яңа китап, журналлар тәкъдим ителде.
12 февраль көнне Мәлләтамак зонасында "СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017" фестиваленең сайлап алу туры узды.
11 февраль көнне Алабуга шәһәрендә "Ел Хатын-кызы. Ел Ир-егете: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры булып узды. Ел Ир-егете номинациясендә Абдуллин Фәнис җиңүче дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде.
10 февраль көнне Шуганка авыл мәдәният йортында авыл халкы белән очрашу булып узды. Авыл халкы мәдәният йортындагы тарихи стендлар белән кызыксынды, ул стендларда үз туганнарын, якыннарын күрү аларга үзенә күрә бер горурлык хисе тудыруы турында җиткерделәр, аларның һәрберсен искә төшереп әңгәмә корыштылар. Мифтахов Рафак абый шуларның берсе.