10 февраль көнне Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында Минзәлә педагогия көллияте укытучылары катнашында «Формирование готовности дошкольников к обучению в школе как необходимое условие реализации ФГОС ДО» темасына семинар узды.

2017 елның 10 феврале, җомга

10 февраль көнне Мөслим авылы “Кояшкай” балалар бакчасы базасында Минзәлә педагогия көллияте укытучылары катнашында «Формирование готовности дошкольников к обучению в школе как необходимое условие реализации ФГОС ДО» темасына семинар узды. Семинар мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының сәламләү чыгышы белән башланып китте. Югары квалификацион категорияле тәрбияче Хафизова Чулпан Мизһәт кызы Эбру техникасы кулланып рәсем ясу буенча балалар белән мастер-класс күрсәтте. Тәрбияче Фархетдинова Гөлнара Рәсим кызы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән степ-аэробика күрсәтте. Семинарның икенче өлешендә Минзәлә көллияте укытучыларының чыгышлары булды. Семинар бик тә эшлекле һәм файдалы узды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International