9 февраль көнне "Кадрлар резервы" Республикакүләм яшьләр проектында катнашучы Эльвира Гәрәева Мөслим районы "Мизгел" яшьләр үзәгендә "ТАССРның 100 еллыгын каршылап" темасына интерактив белем бирү чарасы үткәрде. Тарихи – хронологик блогтан соң район үзәгендәге мәктәп укучылары һәм аграр көллият студентларыннан төзелгән командаларга “Татарстанның 10 символы” темасына командада эш йөкләнде. Чара барышында Республика төзелүдән башлап ирешелгән уңышлар буенча гомуми тасма төзелде. Һәр команда эшчәнлегенә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетныд яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров бәя бирде. Укучылар тренинг, интеллектуаль уеннар, әңгәмәдә бик теләп катнашты. Азакта иң яхшылар Диплом һәм истәлек бүләкләргә ия булды. Чаралар кызыклы, ә иң мөһиме файдалы үтте.