ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим лицеенда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. Бу көнне  Мөслим  районы  укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр. Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 30 минут вакыт бирелде.

21нче февраль көнне Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының чираттагы киңәшмәсе узды. Баек мәктәбе укытучысы Рәхимҗанов А.М. 8нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, Салауз-Мухан мәктәбе укытучысы Рәхимова Г.М. мастер-классын тәкъдим итте.

Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе узды. Семинар кунаклары 9-11нче сыйныфларда факультатив дәресләр карадылар, мастер-классларда актив катнаштылар.

Мөслим сәнгать мәктәбе актив тормыш рәвеше алып баруга аерым игътибар бирә башлады.

Үзәк китапханәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Буыннар очрашуы" исемле чара узды. Китапханә хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйрәмдә 1950, 1960, 1970, 1980 нче елларда хезмәт иткән  һәм Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән ир-егетләр чәй өстәле, сый-нигъмәт белән тулы табын артында истәлекләрен барлады, хатирәләрен уртаклашты. 

Ир-атлар арасында волейбол турниры утәчәк 

24нче февральдә Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләре арасында XXVIII кышкы Спартакиада финал уеннары була

22 февраль көнне "Мизгел" Яшьләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм узачак...

XXVIII Кышкы спартакиада уеннары дәвам итә

Иске Вәрәш авылы китапханәсендә “Иң татлы тел - туган тел” дип исемләнгән әдәби иртә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International