Ватанны саклаучылар көне.

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Буыннар очрашуы" исемле чара узды. Китапханә хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйрәмдә 1950, 1960, 1970, 1980 нче елларда хезмәт иткән  һәм Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән ир-егетләр чәй өстәле, сый-нигъмәт белән тулы табын артында истәлекләрен барлады, хатирәләрен уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International