Мөслим лицеенда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узды. Бу көнне Мөслим районы укучыларының ата-аналары да балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрделәр. Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру иде. Имтихан язуга 30 минут вакыт бирелде.