21нче февраль көнне Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының чираттагы киңәшмәсе узды. Баек мәктәбе укытучысы Рәхимҗанов А.М. 8нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте, Салауз-Мухан мәктәбе укытучысы Рәхимова Г.М. мастер-классын тәкъдим итте. Семинар Әмәкәй һәм Баек мәктәпләренең 7нче сыйныф укучылары арасында оештырылган интеллектуаль уен белән тәмамланды.