Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район киңәшмәсе узды. Семинар кунаклары 9-11нче сыйныфларда факультатив дәресләр карадылар, мастер-классларда актив катнаштылар. Киңәшмә 10-11нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән класстан тыш чара белән тәмамланды.