Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбе актив тормыш рәвеше алып баруга аерым игътибар бирә башлады. Уен коралы артында уздырган вакыт кайбер балаларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясамаска мөмкин. Шуны күздә тотып, агымдагы атнадан мәктәп укучылары өчен зарядка оештырыла башлады. Ул озын тәнәфес вакытында ачык һавада узачак. Беренчеләрдән булып акциягә халык уен кораллары бүлеге укучылары кушылды. Алар “Курай” паркына чыгып, укытучылары белән берлектә төрле күнегүләр ясады. Әйтергә кирәк, акция дәвамлы булачак. Балалар өчен шушындый сәламәтләндерү чаралары һәр көн саен оештырылачак. Укытучылар һәм мәктәпнең башка хезмәткәрләре аерым игътибар үзәгендә. Коллективта булган һәркем ай саен килеп йөриячәк табибларга күренер, дип планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International