Михайловка авыл китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән "Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел # МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе уңаеннан өлкән яшьтәге әбигә барып карларын көрәделәр. Соңыннан балалар үзләре яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.
"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы спорт белән бик актив шөгыльләнә. Чаңгыда шууны бик уңай күрәбез.
Яңа сәет авыл китапханәчесе "Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел # МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе уңаеннан Мавлиева Факия әбигә барып җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде.
Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бәйрәм иртәсендә балалар бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, “нәүрүз” әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөрделәр. Аннан бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты.Балаларыбыз яз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,уеннар уйнадылар.Бәйрәмебез бик күңелле узды.
Әйдә,кояш,сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә!
Территориаль усеш булеге
Мөслим лицеенын 11нче сыйныф укучысы Фазылова Виктория Казан шәһәре Идел буен районында узган «Сүз көче» республикакүләм яшь журналистлар бәйгесендә 16-18 яшьтәге укучылар арасында «Шәхес» номинациясендә 3нче урын яулады.
Аграр көллияттә "Хуҗабикәләр эйдәгез әле" түгәрәге үтте.
Шуганка авыл китапханәчесе, балалар бакчасында тәрбияләнүче белән берлектә "Кошларга ярдәм итү" акциясе уңаеннан, кошларны ашаттылар, җимлекләргә җимнәр салдылар.
“Мөслим туган як музее”нда Түбән Табын мәктәбендә белем алучы 5 класс укучылары кунакта булдылар...
22 нче март көнне Чистай шәһәренең 2 нче гимназия базасында Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган IV республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимур Кондратьев, (укытучы С.М.Григорьева) "Гаяз Исхакый әсәрләре - югалмас хәзинә" темасына башкарган хезмәтен яклап, 1 нче урынга лаек булды.