22 нче март көнне Чистай шәһәренең 2 нче гимназия базасында Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган IV республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

2018 елның 23 марты, җомга

22 нче март көнне Чистай шәһәренең 2 нче гимназия базасында Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган IV республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимур Кондратьев, (укытучы С.М.Григорьева) "Гаяз Исхакый әсәрләре - югалмас хәзинә" темасына башкарган хезмәтен яклап, 1 нче урынга лаек булды. Мөслим гимназиясенең 10  сыйныф укучысы Миләүшә Зиязова (укытучы Э.В.Тимергалиева) "Г.Исхакыйның "Тормышмы бу?" һәм И.А.Гончаровның "Обломов" романнарында уртак мотивлар" темасына фәнни эше белән 1 нче дәрәҗә Дипломга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International