ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Озын кышлардан соң ниһаять котеп алган бәйрәм - Нәүрүз килеп җитте. Метрәй башлангыч мәктәбендә әлеге бәйрәм зурлап билгеләп үтелде.

Иске Карамалы авылы "Кояшкай"  балалар бакчасында театр фестивале кысаларында февраль аенда   әти-әниләр белән "Театрга уенчык" дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде. Бәйгедә әти-әниләр бик актив катнашалар.Март ахырында жюри иң уңышлы эшләрне сайлап алачак, бәйгенең җиңүчеләре билгеләнәчәк.


24
март, 2018 ел
шимбә

  Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә "Күңелле каникуллар-яхшы китап белән" исеме астында акция үтте. Каникулларны кызык һәм файдалы үткәрү максатыннан балаларга ике бирем бирелде: әти-әниләр белән бергә "Сак-сок" бәетен уку һәм үзләре сайлаган китапны мөстәкыйль уку. Балалар бу биремне кызыксынып кабул иттеләр.

  Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Яңа Усы авыл китапханәчесе “Күңелләрнең нуры - шигърият” исеме астында шигырь кичәсе үткәрде. Китапханәче иң элек китап күргәзмәсендәге материаллар белән таныштырды, якташ шагыйрьләребезне һәм аларның шигырьләрен хәтердә яңартты. Танылган шагыйрьләр һәм аларның шигырьләре турында фикер алышынды. Соңыннан сүз укучыларга бирелде. Алар сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар.

Видорежимда гадәттән тыш хәлләр буенча КЧС комиссия утырышы булып узды

 

Россия Банкы чираттагы мәртәбә төп ставканы киметте. Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча, регулятор аны 7,25 процент дәрәҗәсендә билгеләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

18 марттан юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш керде. Бу кагыйдә буенча, һәр машина йөртүченең багажнигында яктылык кайтаргыч жилет булырга тиеш. Шәһәр читендә тәүлекнең караңгы вакытында машинадан чыкканда, ул шушы жилетны кияргә тиеш. Әгәр юлда күз күреме начар булса, бу кагыйдә көндез дә үз көчендә була.


23
март, 2018 ел
җомга

  Үзәк китапханәдә Баланны, Шуганка һәм Олы Чакмак китапханәчеләре экологиягә багышланган викторина үткәрде. Чарада  "Яшеллек сакчылары"  һәм  "Табигать дуслары" командалары катнашты, көч сынашты. Һәр катнашучыга бүләк бирелде, уенда дуслык җиңде.

Опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге

“Хәзерге Мөслим” күргәзмәсе Казанда...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International