Мөслим лицеенын 11нче сыйныф укучысы Фазылова Виктория Казан шәһәре Идел буен районында узган «Сүз көче» республикакүләм яшь журналистлар бәйгесендә 16-18 яшьтәге укучылар арасында «Шәхес» номинациясендә 3нче урын яулады.

2018 елның 23 марты, җомга

Мөслим лицеенын 11нче сыйныф укучысы Фазылова Виктория Казан шәһәре Идел буен районында узган  «Сүз көче» республикакүләм яшь журналистлар бәйгесендә 16-18 яшьтәге укучылар арасында «Шәхес» номинациясендә 3нче урын яулады. Биографик очерк жанрында язылган иҗади эштә районыбызның танылган  һәм хөрмәтле кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, утлы сугыш елларын кичкән, күп еллар буена авылда  укытучы булып эшләгән  Зиннуров Мансур Зиннур улы турында сүз бара. Иң тетрәндергеч вакыйга – башкорт егете Хатмулланың, үз гомерен аямыйча, каты яраланган Мансурны, утлы сугыш кырыннан алып чыгуы тасвирлана. Ижади эш ветеранның шәхси архивыннан алынган фотосурәтләр белән баетылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International