Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме булып узды. Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету максатыннан бәйрәм иртәсендә балалар бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, “нәүрүз” әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөрделәр. Аннан бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты.Балаларыбыз яз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,уеннар уйнадылар.Бәйрәмебез бик күңелле узды.
Әйдә,кояш,сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм,күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә!