Михайловка авыл китапханәчесе 2 сыйныф укучылары белән "Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел # МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе уңаеннан өлкән яшьтәге әбигә барып карларын көрәделәр. Соңыннан балалар үзләре яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар.