ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

5 нче август көнне Яңа Карамалы авыл мәдәният йортында шашка һәм "Рус лото"сы өстәл яны уены булып узды. Балалар өчен бу уеннар кыен түгел алар бик тә кызыклы, шулай ук аларның игътибарлылык, күреп истә калдыру, логик фикерләү сәләтләре арта.

2 август көнне десантчылар көненә багышланган зур бәйрәм узды

Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Сәяхәтләр атнасы". Уртанчылар, зурлар төркеме тәрбиячеләре балаларны көньяк, төньяк, көнбатыш, көнчыгыш табигате, анда яшәүче төрле җан ияләре белән таныштыралар.

«Ләйсән» балалар бакчасында һәр көн иртәнге гимнастика белән башлана. Бөтен төркем балалары саф һавада физик күнегүләрне яратып, тырышып ясый.


4
август, 2018 ел
шимбә

Баланлы мәдәният йорты директоры,  балалар белэн "Мин жэйне ясадым" дигэн рэсем конкурсы уздырды. Балалар рэсемнэргэ "Кечкенэ йомгак" , "Жэйге алан", "Салават купере астында янгыр" дип исемнэр куштылар.

 

Мәллә Тамак мәдәният йортында егетләр арасында  ""Олимпия рекордларына Алга!" дигән исем астында өстәл теннисы буенча ярыш булып узды. Егетләр ике командага бүленделәр, калганнары актив җанатарлар булды. Кичә күңелле, дусларча узды, һәрвакыттагыча - дуслык җиңде.


3
август, 2018 ел
җомга

Яңа Сәет авыл мәдәният йорты директоры балалар белән велосипед ярышы уздырды. Балалар үзләренә тагын бер тапкыр спорт  һәм спорт ярышларының,  сәламәтлекне, начар гадәдәтләрне булдырмауның иң яхшы чарасы икәненә төшенделәр.  Спорт кәефне күтәрә, дуслык  атмосферасы тудыра һәм коллективны берләштерә дигән уйлар белән таралыштылар.

Яңа Сәет мәдәният йортында "Халыкара шахмат көне"нә багышлап шашка, шахмат ярышлары үткәрелде. услык җиңде. Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнделәр.

1 август көнне Иске Карамалы мәдәният йорты янында "Капка төбендә" исемле кичке уен узды. Бирегә килүчеләр җирлектә яшәп килүче һәм онытылып барган җырлы - биюле уеннарны искә төшереп, уйнадылар, такмаклар һәм халык җырларын башкардылар, элекке чордагы кичке уен хатирәләрен яңарттылар.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

30 июнь - Халыкара дуслык көнендә Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен "Дуслык белән көчле без" исеме астында чара уздырдылар. Биредә "Дуслык" һәм "Шаян дуслар" командалары дуслык турында җыр һәм шигырьләр, мәкальләр белүләре белән ярыштылар, "Дуслык турында" дигән җырны өйрәнделәр, уеннар уйнадылар. Чара азагындәа балаларга дуслыкның төп кагыйдәләре турында белешмәлек тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International