Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Сәяхәтләр атнасы".

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасында "Сәяхәтләр атнасы". Уртанчылар, зурлар төркеме тәрбиячеләре балаларны көньяк, төньяк, көнбатыш, көнчыгыш табигате, анда яшәүче төрле җан ияләре белән таныштыралар. Мондый сәяхәтләр балаларның белемнәрен тупларга, тулыландырырга ярдәм итә, балалар океан, диңгезләрнең исемнәрен эйтергә өйрәнделәр. Төрле дидактик уеннар аша Африкада, Антарктидада, Австралияда яшәүче җәнлекләрне исләрендә калдырдылар. Балаларга географик карталар, глобуслар, күрсәтмә материаллар аша биргән белемнәр хәтерләрендә ныграк кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International