ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

5 август көнне Әмәкәй мәдәният йорты каршында Яшьләр көне үтте. Бәйрәмдә кунаклар булып Октябрь авылы яшьләре һәм Әмәкәй авылы яшьләре катнашты. Матур жырлар, дәртле биюләр, төрле уеннар оештырылды, бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

2 нче август көнне Иске Карамалы авыл җирлегенә кергән Түреш авылындагы "Харрас" чишмәсендә, Мөслим районының "Сүнмәс дәрт" ветераннар коллективы, авыл халкы белән очрашу үткәрде. Очрашуда, район ветераннар Советы рәисе Низамов И. Х., авыл җирлеге башлыгы Кәримов И. Н., авыл халкы һәм кунаклар, Иске Карамалы мәдәният йортының үзешчәннәре катнашты. Шушы ансамбльдә катнашучы Рәшит Нуруллинны, 75 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар, истәлекле буләкләр тапшырдылар.  "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы коллективын, күтәренке кәеф,  халыкка матур җырларын, биюләрен бүләк иткәннәре өчен алкышларга һәм рәхмәт сүзләренә күмделәр.

Кызыл балчыктан әвәләү...


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

4 нче август көнне Мари Бүләр авыл клубы җитәкчесе балалар белән "Ничек рәхәт җәй көне" дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырды.

5 август көнне Михайловка мәдәният йортында "Мин булачак ветеринария табибы" исемле конкурс булып узды. "Авыл утлары" район газетасында басылып чыккан нигезләмәгә таянып, балалар рәсемнәр ясаганнар һәм иншалар язган иделәр. Мөслим ветлечебницасы хезмәткәре Зинаида Казакова, Михайловка мәдәният йорты директоры белән берлектә конкурска нәтиҗә ясадылар. Зинаида Казакова лаеклы ялда булуына карамастан, балаларны үзенең һөнәре, хезмәт юлы белән таныштырды. Балалар игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Метрәй авылы китапханәсендә “Гомер яхшылык эшләү өчен бирелә!” дип исемләнгән китапханә сәгате үтте.

Каенсаз авылы китапханәчесе "Роберт Миңнуллин - күп кырлы талант иясе" дип исемләнгән әдәби  кичә үткәрде. Укучылар язучының иҗаты, шигырьләре белән таныштылар, китап күргәзмәсе ясалды.

Крәш Шуран авылы китапханәсендә  "Мин мактанчык түгел" дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үтте.
 

“Ләйсән” балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары Доктор Айболитта кунакта булдылар. Балалар тәрбияче апалары ярдәме белән рәсемнәр аша табиблар хезмәте белән таныштылар һәм “Хастаханә” сюжетле-рольле уенын уйнадылар.

4 август көнне, Михайловка мәдәният йортында "Яшьләр көне" бәйрәме үткәрделәр.  Бәйрәмендә җыр, бию, төрле конкурслар бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында яшьләр үзләренең бию осталыкларын күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International