30 июнь - Халыкара дуслык көнендә Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен "Дуслык белән көчле без" исеме астында чара уздырдылар

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

30 июнь - Халыкара дуслык көнендә Иске Карамалы мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар өчен "Дуслык белән көчле без" исеме астында чара уздырдылар. Биредә "Дуслык" һәм "Шаян дуслар" командалары дуслык турында җыр һәм шигырьләр, мәкальләр белүләре белән ярыштылар, "Дуслык турында" дигән җырны өйрәнделәр, уеннар уйнадылар. Чара азагындәа балаларга дуслыкның төп кагыйдәләре турында белешмәлек тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International