ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

31 нче июль көнне Мәллә Тамак авыл мәдәният йортында балалар белән Дуслык көне үткәрелде. Ул көнне балаларга кирәкле булган дуслык һәм бәхет төшенчәсе анлатылды, бер - берең белән дустанә, шәфкатьле булырга, олы кешеләрне яратырга, хөрмәт  итәргә кирәклек турында сөйләнде.

1 нче август көнне Тугаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты директоры китапханә белән берлектә, балалар язучысы, шагыйрь Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулу уңаеннан, “Роберт Миңнуллин – балачакның якын дусты!” исемле әдәби кичә үткәрде, шулай ук китап күргәзмәсе ясады. Кичә барышында аның тормыш юлы, шигырьләре белән танышу булды.

Мөслим районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге ясаган айлык нәтиҗәләр буенча, җирлегебездә июль аенда 19 бала туган.


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме балалары белән бакча җимешләре белән танышуны дәвам итәбез.Бүген чия "кунакка килде".Балалар чиянең төсен,формасын,тәмен,төшле икәнен белделәр.

Сарман районы Җәлил поселогыннан кунаклар...

V Россиякүләм ата-аналар җыелышына сораулар туплау дәвам итә.


31
июль, 2018 ел
сишәмбе

Үрәзмәт авылы китапханәчесе Тәлгать Галиуллинның "Мәкер" дип исемләнгән китабына күзәтү үткәрде.

"Күбәләк" балалар бакчасының зурлар төркеме тәрбиячесе Алисә Мәрданова һәм кече тәрбияче Миләүшә Габидуллина балаларны Мөслимнең "Нур" мәчетенә кунакка алып бардылар. Фазыл хәзрәт Садриев балаларга "АЛЛАҺ.Дин.Әхлак.Тәрбия" темасына әңгәмә үткәрде.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.Мөселман кешесенә фарыз гамәлләр белән танышып, әхлак,гореф-гадәтләрнең нечкәлекләре турында да мәгълүмат алдылар.

30 нчы июль көнне,  Мари Буләр авыл клубында балаларга "Җәй" темасына багышланган рәсем конкурсы оештырдылар. Чарада, 6 яшьтән 12 яшькә хәтле булган балалар катнашты. Балалар  кояшны, салават күперен, төрле  болын чәчәкләрен, җәйге төсләрне кертеп рәсем ясадылар. Һәр рәсем үзенчә кызыклы, үзенчәлекле булды, алар үзләренең яхшы кәефләрен рәсемдә төшерергә тырыштылар. 

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Җәмигъ” мәчетендә булып кайттылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International