1 август көнне Иске Карамалы мәдәният йорты янында "Капка төбендә" исемле кичке уен узды. Бирегә килүчеләр җирлектә яшәп килүче һәм онытылып барган җырлы - биюле уеннарны искә төшереп, уйнадылар, такмаклар һәм халык җырларын башкардылар, элекке чордагы кичке уен хатирәләрен яңарттылар.