ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

   Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан  үзәк балалар китапханә хезмәткәре  "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме  нәниләре өчен " Когда в мире есть Толстой " дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, язучының мәсәлләрен һәм әкиятләрен карадылар.

 

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары белән сагызның (жевательная резинка) зыяны турында әңгәмә үткәрелде.Әлеге әңгәмәнең максаты-балаларны сагыз (жевательная резинка) тарихы, аның кеше организмына йогынтысы белән таныштыру; әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну һәм дөрес туклануга аңлы ихтыяҗ тәрбияләү.

Мөслим туган як музеенда Гарипов  Нурулла Гыйматдин улы – татар язучысы,тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты кунакта булды.

Мөслим лицее укучылары үзәк китапханәдә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган китап укучылар конференциясендә катнаштылар. Конференциядә Мөслим районы туган тел укытучылары һәм укучылар катнашты.  Мөслим лицее укытучылары тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадылар. Укучылар балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең вакытлы матбугатта басылган язмалары белән таныштырдылар,  әдипнең китапларыннан күргәзмә тәкъдим иттеләр. Конференциянең кунагы Татарстанның атказанган укытучысы, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов  каләмдәше Р.Миңнуллин белән бәйле истәлекләр сөйләде, иҗат үзенчәлекләренә тукталды. Шулай ук шагыйрьнең яңа китапларына күзәтү ясалды, китап укуга һәм шагырь иҗатына кызыксыну уяту максатыннан укучыларга  буктрейлер тәкъдим ителде.

Ташлыяр авылы китапханәсендә китапханә хезмәткәрләренең чираттагы семинар-җыелышы үтте.

Тат.Бүләр авылы китапханәчесе "Язучы да, Алиш батыр да!" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Ай дәвамында алмаш һәм опека гаиләләрдә планнан тыш тикшерүләр бара. Тикшерүләрне бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары алып бара. Тикшерүләрнең максаты булып алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның торак-яшәү шартларын тикшерү тора.

   Район үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга багышланган укытучылар конференциясе узды. Анда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь сөюче укучылар катнашты. Китапханә хезмәткәрләре конференциядә катнашучыларны шагыйрьнең иҗаты, биографиясе, тормыш юлы белән таныштырды. Конференциядә катнашучыларга укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны җырлады.

Баланны авыл  җирлегендэ су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү

Конкурска йомгаклар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International