Сентябрь аеннан алмаш һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче 7 бала 1нче сыйныфка укырга керде.
9нчы сыйныфны тәмамлаган 15 бала, 10нчы сыйныфны тәмамлаган 2 бала уку йортларына укырга керде.
Барлыгы төрле уку йортларында 35 бала белем ала.
Ай дәвамында алмаш һәм опека гаиләләрдә планнан тыш тикшерүләр бара. Тикшерүләрне бәлигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары алып бара. Тикшерүләрнең максаты булып алмаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның торак-яшәү шартларын тикшерү тора.
Гомүмән алганда , балаларга яхшы шартлар тудырылган. Берничә гаиләгә рекомендацияләр бирелде.