Мөслим лицее укучылары үзәк китапханәдә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган китап укучылар конференциясендә катнаштылар. Конференциядә Мөслим районы туган тел укытучылары һәм укучылар катнашты. Мөслим лицее укытучылары тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадылар. Укучылар балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең вакытлы матбугатта басылган язмалары белән таныштырдылар, әдипнең китапларыннан күргәзмә тәкъдим иттеләр. Конференциянең кунагы Татарстанның атказанган укытучысы, балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов каләмдәше Р.Миңнуллин белән бәйле истәлекләр сөйләде, иҗат үзенчәлекләренә тукталды. Шулай ук шагыйрьнең яңа китапларына күзәтү ясалды, китап укуга һәм шагырь иҗатына кызыксыну уяту максатыннан укучыларга буктрейлер тәкъдим ителде.