ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

"Күбәләк" балалар бакчасы коллективы “Яшел Мөслим" акциясендә катнашты. Шулай ук акцияга бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да кушылды.Акция кысаларында юл буена утыртылган агачларга су сибелде, агачларның төпләре йомшартылды. Акция балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияли. "Күбәләк" балалар бакчасы һәрдаим бу акциядә катнашачак.

20 нче сентябрь көнне Яңа Карамалы авыл клубы мөдире балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә "Алма бәйрәме" үткәрделәр. Балалар бәйрәмгә үз бакчаларыннан җыелган алмалар белән тулы кәрҗиннәрен алыпкилделәр, шул алмалардан композицияләр ясадылар, ә әниләре алма пироглары пешерделәр. Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, җырладылар һәм биеделәр.

20 нче сентябрь көнне “Мөслим туган як музее”  Чирмешән районыннан килгән  кунакларны кабул итте.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне яшьләр радиосы «Мизгел FM» янәдән эфирга чыкты...

Туган җиребезнең табигатен, тирә-юнебезне яшелләндерү, ямьләндерү һәркемнең изге бурычы. Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары әлеге сүзне истә тотып, районкүләм игълан ителгән “Яшел Мөслим” акциясенә кушылды.

"Күбәләк" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме белән көзге киемнәр турында өйрәндек.Аларның исемнәре, кайсысы кая киелүен тикшердек.

Конкурска йомгаклар

Үрәзмәт авылы китапханәчесе балалар шагыйре Абдулла Алишның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Сәйлән" балалар бакчасы нәниләре өчен әдәби иртә уздырды.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне кысаларында, Яңа Усы авыл мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә урманчылыкка экскурсия оештырдылар. Балалар агачлар, усемлекләр һәм үзеңне урманда ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

Гриппка каршы вакцина ясау дәвам итә. Барлыгы 4273 доза кайтты, шуның 1293 дозасы балалар вакцинасы. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International