«2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгаклар ясалды. Район буенча грантның гомуми суммасы – 1,5 млн. сум.
Грант алучы яшелчәчелек буенча проектны гамәлгә ашырачак.
Программа шартлары буенча грантның һәр миллион сумы чикләрендә 1 өстәмә эш урыны булдырылырга, шулай ук продукция җитештерү күләме елга кимендә 10 процентка артырга тиеш.