Район үзәк китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга багышланган укытучылар конференциясе узды. Анда район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шигырь сөюче укучылар катнашты. Китапханә хезмәткәрләре конференциядә катнашучыларны шагыйрьнең иҗаты, биографиясе, тормыш юлы белән таныштырды. Конференциядә катнашучыларга укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, аның сүзләренә язылган җырларны җырлады.